Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районыннан тимерче гомеренең яртысыннан күбрәген яраткан һөнәренә багышлый

Кечкенәдән ул металл калдыклары арасында казынырга, иске тимердән файдалы предметлар, хуҗалык өчен эш кораллары ясарга ярата. Вакыт узу белән балачак мавыгуы һөнәргә әверелә.

Эдуард Евгеньевич 11 ел «Ак барс-Питрәч» хуҗалыгында слесарь-эш кораллары рәтләүче һәм тимерче булып эшли. \

– Башта мин кош фабрикасында ыслау цехында слесарь булып эшләдем. Иртә таңнан килә идем, соң гына кайтып китә идем. Җиңел булмаса да эшем миңа ошый иде, – ди Эдуард Евгеньевич.

Ул бу оешмадан киткән, чөнки гаиләсендә бәхетсезлек очрагы була. 2004 елда авырудан соң хатыны Зөлфия вафат була. Ир-ат ике баласы – 12 яшьлек кызы Лалә һәм дүрт яшьлек улы Нияз белән ялгыз кала. Йорт хуҗалыгы зур була: сыерлар, тавыклар, бытбылдыклар тота. Аларны карарга кирәк була. Эдуард тиздән «Ак барс-Питрәчкә» күчә, анда балаларны тәрбияләү, бакча белән шөгыльләнү, терлекләрне карау өчен буш вакыт күбрәк була. Коллектив аны яхшы кабул итә, оста хезмәткәрне алар күптәннән белгән булалар. Ул акча эшләгәндә, өйдәге эшләрдә әти-әнисе ярдәм итә.

– Хәзер мин үзем бабай инде, өч оныгым бар, ә улым декабрьдән армиядә хезмәт итә. Башка өйләнмәдем. Чын мәхәббәт бер булырга тиеш һәм гомер буена, мин башка хатын-кызны беркайчан да ярата алмам, дип уйлыйм, – диде ул.

Коллективта Эдуард Евгеньевичны хөрмәт итәләр, чөнки ул үзенә ышанып тапшырылган барлык эшләрне сыйфатлы һәм җиренә җиткереп башкара. Үз эшенең остасы турында җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә бары тик уңай фикердә, чөнки ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер тора. Кыр эшләре вакытында күп нәрсәнең үзенә бәйле булуын аңлый, шуңа күрә һәр детальне бөтен осталыгын куеп, бөтен күңелен биреп ремонтлый. Аның остаханәсендә һәрвакыт эш күп, бигрәк тә көздән җәйгә кадәр, тузган детальләрне, тырмаларны, төрәннәрне ремонтларга кирәк булганда, кайберләренә капиталь ремонт таләп ителгән вакытта.

– Остадан эш курка, диләр бит, ялкауланмасаң барысын да башкарып чыгарга була. Эшкә тотынырга һәм эшләргә генә кирәк. Мәсәлән, бер дисклы тырманы сыйфатлы ремонтлау өчен бер сәгать чамасы вакыт кирәк, – ди ул.

Җәен эш кимегәч, Эдуард Евгеньевич трактор руле артына утыра, машина-трактор паркы территориясендә җыештыру, техниканы урнаштыру белән шөгыльләнә. Өйдә авыру әнисен карый.

Ул тыныч холыклы кеше, эшкә керешкәнче башта барысын да яхшылап уйлый. Ә иң мөһиме – үз эшенең остасы, үз гаиләсен һәм эшен ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса