Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районының ике авылында «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт башланды

Бу хакта башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Данис Таҗиев хәбәр итте.

Питрәч районының Питрәч һәм Кощак авылларында "Безнең ишегалды" республика программасы буенча төзелеш эшләре башланды. 

Муниципаль берәмлектә район башкарма комитеты, идарәче компанияләр, авыл җирлекләре башлыклары, "Главдортранс" ДКУ вәкилләре белән "Безнең ишегалды" республика программасы проектчылары һәм кураторлары эш барышын тикшерде.

"Кураторлар тарафыннан эшләрне ничек яхшырак башкарырга кирәклеге турында аңлатмалар бирелде", - дип хәбәр итте Таҗиев.

Барлык объектларда да ремонтны 31 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла. Төзелеш эшләре белән параллель рәвештә белгечләр яктырту җайланмалары урнаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса