Питрәч тәрбиячесе Бөтенроссия конкурсында призер булды
Бүләкләү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узды.
Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Фадеева «Россия тәрбиячеләре» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы призеры булды.
Конкурс тәрбиячеләрнең, педагогик хезмәткәрләрнең һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренең инновацион тәҗрибәсен ачыклау, аларга ярдәм итү, уңышлы эшләүче тәрбиячеләрне билгеләү максатларында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа