Ул бүген җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Алексей Егорович 1954 елның 27 гыйнварында Шихаздадан бер километр ераклыкта урнашкан Зайцевка авылында туган. Ул вакытта анда әле 18 йорт булган.
– Гаиләбез Питрәчкә күченгәнгә 67 ел вакыт узса да, мин үзебезнең Зайцевканы, йортыбызны хәтерлим. Малай чакта анда бара идек. Минем туган авылым узган гасырның 60 нчы елларында юкка чыкты, – дип сөйли Алексей Егорович.
Сигез сыйныфны тәмамлагач, 1969 елда Чебокса училищесына укырга керә ул, анда шофер һәм тракторчы таныклыгы ала. Питрәчтә ПМК-1гә бульдозерчы булып урнаша. Район буенча плотина, көтүлекләр ясауда катнаша. 1972-1974 елларда Ватан алдындагы хәрби бурычын үти, Уралда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән соң яңа объектта эшли – район сельхозтехника оешмасын төзиләр.
Алексей Егорович төрле вакытта бульдозерчы, экскаваторчы булып эшли. Аны һәр җирдә хөрмәт итәләр, кадерен беләләр. Иң озак эшләгән эш урыны – СМУ, анда 16 ел эшли, аннары юл идарәсендә, подстанциядә хезмәт куя, торак-коммуналь хуҗалыктан пенсиягә чыга.
– Мин зур объектлар төзүдә катнашуыма шатмын, – диде Алексей Матвеев.
Аның һөнәри осталыгы, еллар буе тупланган тәҗрибәсе хәзер дә кирәк. Күп кар яуганнан соң ул МТЗ тракторында көне буе Питрәч үзәгендә кар чистарта. 2015 елдан ул район хакимиятенә сак инспекторы булып урнаша.
– Бер тәүлек эшлибез һәм ике көн ял итәбез. Безнең бурыч – пропуск режимын үтәү һәм контрольдә тоту, бинадагы тәртипне һәм чисталыкны күзәтү. Безнең пост аша көненә уртача 25 кеше үтә. Һәр килүченең үз характеры, кайвакыт билгеләнгән кагыйдәләр белән килешмиләр, үз хисләрен тыя алмыйлар, вәкаләтемнән чыгып хәлне көйләргә, ярдәм итәргә тырышам. Хакимият бинасына безнең районнан гына түгел, республиканың башка торак пунктларыннан да кешеләр килә, – дип сөйләде сакчы.
Аның эшеннән һәркем канәгать, чөнки Алексей Матвеев үз бурычларын яхшы белә һәм һәркемгә кайсы кабинетның кайда урнашуын, кабул итү көннәре турында һәм башка сорауларга аңлаешлы итеп җавап бирә.
Тормышта аның төп ярдәмчесе - хатыны. Алексей Егорович 1976 елда питрәчле Антонина Николаевнага өйләнә, ул сөт заводында мастер булып эшли. Ир белән хатын өч бала үстерәләр. Уллары Дмитрий һәм кече кызлары Анна Питрәчтә, Екатерина Яшел Үзән районында яшиләр. Аларның сигез оныклары, бер оныкчыклары бар.
Алексей Егорович балыкчы, балык тоту белән балачактан ук мавыга. Мишәдә, Камада кармак салмаган урыны юктыр. Кышын ул тоткан иң зур балык – өч килограммлы судак, җәен – тугыз килограммлы җәен балыгы. Сиксәненче елларда, машиналар әз булганда һәм балык яхшы чирткәндә, ул февраль аенда мотоциклда Лаеш районына барган, бер якка 90 километр юл үткән. Ләкин аңа озак тотарга туры килми, буран башлана, һәм ул Мишә буйлап, кар көртеннән өенә кайтып китә. Бәхеткә, техникасы сынатмый.
Аның тагын бер хоббие бар – кышын ул кичләрен чаңгыда йөрергә ярата. Маршрут Строителей урамындагы үз йортыннан Олан Иленә кадәр ара.
– Мин тормышымнан канәгать, – дип нәтиҗә ясады язмабыз герое. – Төп шатлыгым гаиләм, хатыным, балаларым, оныкларым. Мин үзем сайлаган һөнәр буенча эшләдем, кешеләргә файда китердем. Хәзер дә вакытны бушка сарыф итмим. Юбилеемны гаиләм һәм дусларым белән каршылыйм.