Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле Казандагы күргәзмәдә геройлар рәтенә кергән

Көн саен тарихи парк экспозицияләренә меңләгән кеше килә.

Казанда «Россия Геройлары. Татарстан Геройлары» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозиция үз батырлыклары өчен бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләргә багышланган. Ватанның иң яхшы уллары арасында Питрәчтән Россия Федерациясе Герое, майор Иван Додосов та бар.

Шулай ук әлеге исемлектә Татарстаннан «Алтын йолдыз» медале белән бүләкләнгән тагын дүрт хәрби хезмәткәр бар – Раил Габдрахманов, Александр Лапин, Ирек Мәгъсүмов һәм Рәсим Баксиков.

Күргәзмәдә шулай ук батырлыклары өчен үлгәннән соң бүләкләнгән геройлар Дамир Исламов һәм Дамир Гыйлемхановның фотоларын күрергә мөмкин. Алар узган елның мартында һәлак булдылар.

Россия Герое исеменә шулай ук үлгәннән соң Андрей Соколовский лаек була, ул 2022 елның маенда хәрби биремне үтәгәндә һәлак була. Моннан тыш, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң Россия Герое исеме Олег Сорокинга бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса