Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Миңнур Шәмсетдинов: Кешедән рәхмәт ишеткәч, икенче юлы тагын да күбрәк булышасы килә

Бу хакта ул «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында белдерде.

Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты мөдире, танылган блогер Миңнур Шәмсетдинов «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында мәрхәмәтлелек турында сөйләде.

Миңнур Шәмсетдинов марафонга гаиләсе белән тулы составта – хатыны һәм өч баласы белән килде. Аның хатыны Ольга Шәмсетдинова – Питрәч районының «Алга» газетасы баш мөхәррире.

«Ватанпәрвәрлек, беренче чиратта, гаиләдән, тәрбиядән килә. Әти-әни бүгенге көнгә кадәр кешеләргә ярдәмчел булдылар, безне дә шулай өйрәттеләр. Без кешеләргә бер вакытта да «Юк» дип әйтә белмибез. Кешедән рәхмәт ишеткәч, икенче юлы тагын да күбрәк булышасы килә. Шуннан үземә рәхәтлек алам», – диде Миңнур Шәмсетдинов.

Миңнур Шәмсетдинов махсус хәрби операциядә катнашучы Питрәч районы егетләренә ярдәм җыюы турында да әйтте.

Ольга Шәмсетдинова гаиләнең ял көннәре ничек үтүе турында сөйләде.

«Гаиләбез бик актив. Һәр ялга нәрсә дә булса планлаштырылган. Атна саен ниндидер фестивальгә, я бәйгегә барабыз. Миңнур мәдәният йортында берәр чара оештырса, аңа гаиләбез белән булышабыз. Иремнең сеңлесе гаиләсе белән якын аралашып яшибез, гел кунакка йөрешәбез. Бергә җыелсак, әни бәлеш сала», – диде Ольга Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса