Питрәчлеләр финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачетта катнаша ала
Аны агымдагы елның 15 декабренә кадәр узарга була.
Финанс грамоталылыгы буенча Бөтенроссия онлайн-зачет башланды.
Катнашучылар кертем, кредит һәм түләү карталары, башка финанс продуктлары һәм хезмәтләре, шулай ук мошенниклык схемаларын ничек тану турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Биремнәрне мөстәкыйль эшләргәгә яки гаилә командасын җыярга була.
Быел зачет кече сыйныф укучылары өчен дә сораулар белән тулыландырылган. Алар гаилә бюджетының ничек формалашуын, кибеттә сатып алуны дөрес башкарырга һәм башкаларны белә алачак.
Һәр катнашучы зачет нәтиҗәләре буенча оештыручылардан — Россия банкыннан һәм Стратегик инициативалар агентлыгыннан исемле сертификат алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа