Яңа ел алдыннан “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе игълан итте.
Үзәк хезмәткәрләре холлда Яңа ел чыршысы бизәгәннәр. Аның ботакларында уенчыклар һәм гирлянда белән беррәттән районда яшәүче ялгыз һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең исемнәре язылган открыткалар элеп куйганнар. Аларга бу үзәк тарафыннан социаль хезмәт күрсәтелә. Идея шунда: теләгән һәркем открытканы алып, билгеле бер кешене шатландыра ала.
- Бу азык-төлек җыелмасы, плед, җылы юрган була ала – кыскасы, теләсә нинди бүләк сайларга мөмкин, - дип билгеләп үтте үзәк җитәкчесе Эльвира Хәйруллина. – Кызганыч, тормыш дәверендә бу кешеләр ялгыз калганнар һәм Яңа елга алар беркемнән дә бүләк көтмиләр. Ләкин моны хәйриячеләр эшли ала. Бәйрәм һәр йортка килсен, - дип теләде ул.
Изге эштә декабрь ахырына кадәр катнашырга була. Акция беренче тапкыр үткәрелә, шулай да беренче хәйриячеләр бар инде. Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты Екатерина Андронова һәм "Мәрхәмәтле хикәяләр" өлкәннәр пансионаты җитәкчесе Альбина Сергеева үз геройларын сайладылар инде. Озакламый алар ялгыз питрәчлеләргә үз бүләкләрен китерәчәкләр.