Питрәчлеләргә юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Сорауларга белгечләр җавап бирәчәк
18 апрельдә 10нан 12 сәгатькә кадәр ТР Дәүләт юридик бюросы Питрәчтә гражданнарны кабул итәчәк. Консультацияләр район хакимиятендә узачак.
Чарада Татарстан прокуратурасы, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды, Росреестр, суд приставлары хезмәте, шулай ук республиканың нотариаль һәм адвокатлар палаталары вәкилләре катнашачак.
Халык социаль ташламалар, пенсия белән тәэмин итү, торак һәм җир бәхәсләре һәм башка мәсьәләләр буенча профессиональ консультацияләр алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа