Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә җитди карарга киңәш итәләр

Начар һава торышы планнарны бозарга гына түгел, үлемгә дә китерергә мөмкин.

Метеорология хезмәтләре алдагы көндә яшен, боз яки көчле җил булачагы турында кисәтәләр, шәхси телефоннарга мондый хәбәрләр Гадәттән тыш
хәлләр министрлыгыннан килә. Ләкин редакциянең социаль челтәрләрендәге сораштыру күрсәткәнчә, кайвакыт питрәчлеләр мондый мөһим мәгълүматка
игътибар бирми. Респондентларның өчтән бер өлеше, язылганнарга күз генә йөртеп чыгам һәм онытам, дип җавап бирде. Шулай да күбесе хәбәрне игътибар белән укыйлар икән, чөнки алар моны мөһим дип саный.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләрендә җил тизлеге күрсәтелә. Ул секундына 15 метрга җитсә инде куркыныч була. Мондый җил вакытында карт агачлар һәм тотрыксыз конструкцияләр җимерелергә мөмкин. Җил тизлеге секундына 30 метр булса (бу сәгатенә 110 километр дигән сүз) өермә
нык агачларны да аудара, биналарның түбәләрен дә җимерә ала. Әгәр дә сез бувакытта палаткада булсагыз, аның белән бергә очып китә аласыз.

– Һава торышы фаразы буенча көчле җилләр көтелсә, табигатьтә ял итүдән баш тартырга, барлык мәҗбүри булмаган сәяхәтләрдән баш тартырга һәм мөмкин булганча өйдә калырга кирәк, – дип киңәш итә районның гражданнар яклавы идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев.

Әгәр дә давыл якынлаша башлаганда сез гаиләгез белән күл янында шашлык кыздырасыз икән, шунда ук җыеныгыз да кайтып китегез. Әгәр давыл инде котыра, ә сез юлда икән, ачык урында туктагыз, агачлар янында калмагыз. Шулай ук машина юлында тормагыз, чөнки күз күреме начар булу аркасында сезгә башка машина бәрелергә мөмкин. Иң якын машина кую урынын табу яхшырак.

Киресенчә, эссе булса, һава 30 градуска кадәр җылынса, бу да кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Кызу сугарга мөмкин, шуңа күрә эчәр өчен үзегез белән су йөртегез һәм башыгызга башлык, яулык яки эшләпә киегез. Эсседә авыр физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, тирләп бакчада эшләргә киңәш ителми. Әгәр дә эшсез утырасыгыз килмәсә, үзегезгә бераз ял бирегез: бер сәгать эшләдегез икән, бер сәгать өйдә булыгыз.

Яшен – тагын бер куркыныч атмосфера күренеше, ул да кешегә зыян салырга мөмкин. Һава шартлары бозылса якындагы бинага, мәсәлән, кибеткә кереп торыгыз. Электрлашкан шарсыман яшен аеруча куркыныч. Аннан качарга кирәкми, хәрәкәт итмәвең яхшырак. Әмма тимер әйберләрдән,
электр баганасыннан читкәрәк китәргә кирәк, телефон сүндерелергә тиеш, болар барысы да энергия тупланмасын җәлеп итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса