Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә сертификатлы пиротехника гына сатып алырга киңәш итәләр

Күңел ачу турында гына уйлап, куркынычсызлык турында да онытырга ярамый.

Үзегезнең ишегалдыгызда һавага салют аттырганда көтелмәгән хәл килеп чыгарга һәм сезгә имгәнү куркынычы янарга яки кешеләргә зыян килергә мөмкин. Шулай ук янгын чыгып сезнең яки башкаларның милекләре янып бетүе бар. Янгынга каршы режим вакытында торак пунктларда беренче, икенче, өченче класслы пиротехник әйберләрне куллану тыела. Иң зарарсызы – бенгаль утлары һәм хлопушкалар.

– Пиротехник эшләнмәнең классы югарырак булган саен, ул матуррак һәм куркынычрак була бара, – дип билгеләп үтә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Рәмис Габдрахманов. – Куркынычлыгы буенча дүртенче һәм бишенче классларга караганнарны, кагыйдә буларак, махсус өйрәтелгән кешеләр аттыра, һәм моның өчен башкарма хакимият органнарыннан рөхсәт алырга кирәк. Сатып алган товарыгызның кайсы класска каравын сертификаттан карап белә аласыз, аны кибеттән товарны сатып алганда ук сорарга кирәк. Сертификатлы продукцияне генә сатып алырга киңәш итәм. Шулай ук инструкцияне игътибар белән укыгыз. Билгесез, таныш булмаган кешеләрдән пиротехник әйберләр сатып алмагыз. Мондый товар арзанрак булырга мөмкин, әмма ул контрафакт продукция булып тора, бу гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Пиротехник әйберләрне балигъ булмаганнарга кулланырга ярамый, бигрәк тә аларны балаларга тапшыру тыела. Фейерверкларны кешеләргә төбәп аттырырга ярамый, аңа зыян килгән булса, шулай ук куллану вакыты чыккан булса файдаланырга ярамый.

Беркем дә үзе теләгән җирдә фейерверк аттыра алмый. Районның һәр авыл җирлегендә пиротехник әйберләр куллану өчен мәйданчыклар билгеләнгән. Әгәр башка урыннарда аттырсагыз бу административ хокук бозу дип саналачак. Янгын күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре пиротехник әйберләрне рөхсәтсез куллану һәм сатуны ачыклау буенча рейдлар үткәрәчәк, хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тартачак. Гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф яный.

Чыршы белән дә сак булыгыз

Яңа елга чыршы бизәгәндә, берничә гади кагыйдәне үтәгез:

  • чыршыны нык һәм ышанычлы урынга урнаштырыгыз;
  • аның ботаклары башка әйберләргә тиеп торырга тиеш түгел;
  • ясалма чыршы һәм иллюминация өчен гирляндалар сайлаганда, сатучыдан янгын куркынычсызлыгы сертификатын таләп итегез, ул булса гына товарны сатып алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса