«Халык участковые» Бөтенроссия конкурсының финал этабы башланды.
Татарстанда конкурсның сайлап алу этаплары нәтиҗәләре буенча алдынгы урынны Лениногорск эчке эшләр бүлегенең участок вәкиле полиция лейтенанты Иван Грибков алды, ул 2049 тавыш җыйды. Хәзер ул конкурсның финал этабында республика данын яклаячак.
Полиция лейтенанты Иван Грибков полициянең участок уполномоченные вазифасында 2019 елдан эшли. Ул Лениногорск шәһәренең 4 нче административ участогына хезмәт күрсәтә.
Тавыш бирүдә катнашу өчен, сылтама аша узып, ❤ басарга кирәк.