Питрәчлене мошенниклык өчен ике ел ярымга төрмәгә утыртканнар
Гаепләнүче суд залында кулга алынды.
Хатын-кыз туристлык продуктларын рәсмиләштерүне күздә тотып зыян күрүчеләрдән акча ала. Суд утырышында ул гаепне тулысынча таныды, зыян күргән һәркем дәгъва таләпләрен белдерде.
Питрәч районы суды питрәчлене җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм ике ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте, гаепләнүчегә чик кую чарасын өй арестыннан сак астына ябу рәвешендә үзгәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа