Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең беренче мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак

Эшләрне яңа уку елы башына тәмамлау планлаштырыла.

Питрәчнең беренче мәктәбе республика капиталь ремонт программасына кертелде. Мәгариф учреждениесен яңартуга 300 млн сум акча юнәлтелгән. 

"Башлангыч блокта түбә буенча эшләр башкарылган, инженерлык челтәрләре буенча электр, җылыту системасы яңартыла, канализация әлегә процесста. Параллель рәвештә отделка эшләре бара. Эшчеләр бинаны гипсокартон белән тышладылар, стеналарны тигезләп сыладылар. Цоколь каты, кайбер урыннарны штукатурлау һәм тигезләп сылу эшләре кала. Аларны башкарганнан соң буяу эшләренә керешәчәкләр", - дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. 

Төп мәктәп буенча барлык катларны һәм түбәләрне сүтә башладылар. Эшләрне яңа уку елы башына тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса