Питрәчнең “Каенкай” балалар бакчасы янындагы агачларга җимлек элеп куйдылар
Җәмгыять

Питрәчнең “Каенкай” балалар бакчасы янындагы агачларга җимлек элеп куйдылар

Акциядә әтиләр советы катнашты. Иң активларга грамота тапшырдылар

Акция кысаларында “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ата-аналар белән бергә берсеннән-берсе матур  җимлекләр ясадылар. Аларны мәктәпкәчә учреждение  янында үсә торган агачларга элделәр.

- Без буш вакыт табып, кошлар өчен җимлекләр ясарга тырыштык. Ял көннәрендә өч атна ясадык.  Улым  бу процесста актив катнашты, миңа  эш коралларын, такталарны биреп торды, бергәләп буядык, – дип уртаклашты ике яшьлек Ризванның әтисе Илнар Җаббаров.

Җаббаровлар җимлеге агачтан, икенче катнашучы Ирада Хаҗиеваныкы кәгазьдән иде.  Бу  баллы ризык тартмасы, ул бушагач, кәгазен  ташламадык, ә  аны файдалы эш өчен  кулланырга булдык.Өстәвенә әле аңа кар бөртеге сурәтләнгән. 

– Без кырыйларын ябыштырдык, бау ясадык, кош кереп ашый алсын өчен, уртасына түгәрәк кисеп алдык, - дип сөйләде үзенең  җимлеге турында Ирада.

- Ә сиңа кем ярдәм итте? – дип кыздан сорадым.

- Мин бакчада булганда, аны әтием  ясап куйган!  - диде ул сөенеп.

“Каенкай” янындагы агачларга унга якын җимлек элеп куйганнар, аларга  кошлар өчен ип  валчыклары салганнар. Балалар саф һавага чыкканда яки бакчадан кайтканда, һичшиксез,җимлекләргә кошлар килүен, җимне ашау-ашамауларын тикшерәчәкбез, ашаган булсалар тагын ипи өстәячәкбез дип вәгъдә иттеләр.