Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр өчен мультидәрес үткәрделәр

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Туган ягым – Татарстан!» дигән мультидәрес узды. Аның кысаларында ТР Милли музеена экскурсия, педагог белән шөгыльләнү һәм чәй табыны булды.

Чарада кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Этнографик экскурсия барышында укучылар игътибарына татар халкының мәдәнияте, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирелде. Аннары яшь этнографлар педагог белән бергә татар халкының этномәдәни мәдәнияте турында белемнәрен гомумиләштерделәр һәм ныгыттылар. Милли костюмнар темасына тулырак тукталдылар, татар орнаменты төрләрен өйрәнделәр, түбәтәй һәм калфак аппликациясен үтәделәр. Шулай ук балалар халык уеннары уйнадылар.

Мультидәреснең соңгы этабы - чәй табыны булды. Дәрестә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Дәрес буенча видеоматериал шулай ук «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» конкурсына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса