Командалар өч төркемдә уйнадылар

Кызлар арасында узган ярышлардан соң мәктәп егетләре командалары арасында да район беренчелеге узды.
«Мишә» спорт залында тугыз команда катнашты: район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләре, Шәле, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, Көек, Царево, Богородское һәм Кощак.
Командалар өч төркемдә уйнадылар, ә җиңүчеләр финалда үзара матчлар үткәрделәр.

Иске Шигали беренче мәктәпне 30:24 исәбе белән җиңде, беренче мәктәп Көекне 25:11 исәбенә отты, ә Көек командасы шигалиләрне 17:9 исәбе белән җиңде.
Шул рәвешле, һәр команда берәр җиңү яулады, хөкемдарларга кертелгән тупларның аермасын санарга туры килде.
Нәтиҗәдә, питрәчлеләр район чемпионнары булдылар. Икенче урында — Көек, өченче урында – Иске Шигали.