Питрәчтә беренче мобилизацияләнүчеләрне озаттылар
Ватан сакчыларын туганнары һәм якыннары, район җитәкчелеге вәкилләре озатып калды
Бөтен ил буенча өлешчә мобилизация бара, шул исәптән Питрәч районында да.
Анда катнашучылар питрәчлеләрнең үз алларына куелган хәрби бурычларын уңышлы үтәячәгенә һәм өйләренә әти-әниләре, хатыннары, балалары, энеләре һәм сеңелләре янына исәнсау әйләнеп кайтуларына ышаныч белдерделәр. Район башлыгы Илһам Кашапов та изге теләкләрен җиткерү өчен егетләргә мөрәҗәгать итте. Ул алар белән горурлануын билгеләп үтте.
Барыгыз да бердәм булыгыз, мөмкин булганча туганнарыгыз белән элемтәдә торыгыз. Алар һәрвакыт сезнең турыда белеп торсыннар, сезнең өчен күңелләре тыныч булсын, - диде Илһам Миннеханович.
Мобилизацияләнүчеләр арасында Евгений Агачев та бар. 2010 елда ул танк училищесын тәмамлаган. Хәзер Питрәч икенче мәктәбендә эшли. Евгений - педагог, шулай ук яшь армиячеләр штабын җитәкли, аларны патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә. Быел аның укучылары районның «Аҗаган» хәрби-патриотик уенында беренче урынны алды. Укучылар да укытучыларын озатырга килделәр.
Мин 4 ел Казан танк училищесында укыдым, аны тәмамладым, контракт буенча хезмәт иттем. Шуңа күрә миңа да повестка килде, – дип билгеләп үтте Евгений.
Мин дә барырга әзер. Чөнки безне Ватаныбыз чакыра, - дип билгеләп үтте Колай авылыннан тагын бер мобилизацияләнүче Эдуард Ушков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа