Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә «Безнең ишегалды» проекты буенча биш территориядә эшләр тәмамланган

Бүгенге көндә Кощак авылында Центральная һәм Комсомольская урамнарында ремонт актив бара.

Питрәч авылында республика программасын тормышка ашыру кысаларында Осиновская урамындагы 4, 3, 1 һәм 7 нче йортларда, шулай ук Вишневская урамындагы 3 нче йорт янында эшләр тәмамланган. Бүгенге көндә Кощак авылында Центральная һәм Комсомольская урамнарында ремонт актив бара.

Шулай ук Дорожная урамындагы 1 нче йорт янындагы өч ишегалдында һәм Центральная урамындагы 26 нчы һәм 38 нче йортларда параллель рәвештә иске коммуникацияләрне алыштыру буенча күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясалган.

"Быел Питрәч районында „Безнең ишегалды“ программасына 23 территория керде. Биредәяшәүчеләр йортларны төзекләндерү процессында катнаша. Эшләр башланганчы, барлык проектлар һәм схемалар алар белән килештерелде", - дип хәбәр итте башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Данис Таҗиев.

Сүз уңаеннан, эшләрнең тәмамлану вакыты — җәй ахыры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса