Питрәчтә ябык тир барлыкка киләчәк
Җәмгыять

Питрәчтә ябык тир барлыкка киләчәк

Анда тренировкалар узарга һәм ярышларга әзерләнергә, матди базаны ныгытырга мөмкин булачак

Физик сәламәтлекне яхшырту, хәрби-гамәли, спорт-туристлык дисциплиналарында белемнәрне һәм компетенцияләрне арттыру, районның югары сыйныф укучылары һәм яшьләренең Ватанның хәрби тарихы турында белемнәрен арттыру – болар “Форпост” үзәгенең “Ватанны яклауга әзер булачакбыз!” проекты авторларының үз алларына куйган бурычлары.

Аны гамәлгә ашыру өчен Питрәч авылында ябык тир төзергә телиләр, анда тренировкалар узарга һәм ярышларга әзерләнергә, матди базаны ныгытырга мөмкин булачак. Проектта ундүрт яшьтән унсигез яшькә кадәрге мең ярымнан артык кеше катнашачак, алар хәрби-патриотик чараларга җәлеп ителәчәк.

Патриотик юнәлеш буенча грантны Алена Буздалова да уңышлы яклады. Яшьләрне хәрби-спорт һәм тактик яктан әзерләү өчен «Крепость» кыр базасын булдыру, Әлбәдендә Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылына җәяүләп экстрим-поход, алты хәрбикыр сменасы районара палаткалар лагере билгеләнгән.

– Кыр сменалары программасы спорт-туристик әзерлектән торачак, аларга яраклашу, спортның көч төрләре буенча тренировкалар, йөгерү, каршылыкларның туристик полосасын узу керә. Хәрби-гамәли әзерлек Калашников автоматын сүтү, граната ыргыту, автомат магазинын сүтеп-җыю, ату, квадракоптер белән идарә итү, армия каршылыклары полосасын узуны үз эченә ала. Хәрбимедицина әзерлеге кысаларында егет-кызларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә, жгутлар салу күнекмәләрен эшкәртергә, тестлар һәм тренажерлар белән эшләргә, яраланганнарны төрле шартларда күчерергә өйрәтәчәкләр, – дип сөйләде Алена.

Палаткалы лагерьга 1175 кешене кабул итү көтелә, бу Татарстанның тугыз районыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәп укучылары булачак.