Питрәчтә Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкләр
Җәмгыять

Питрәчтә Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм чарасы 24 июньдә, шимбә көнне узачак.

Район үзәгенең балалар шәһәрчегендә Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узачак.

Программада: Мария Мишина һәм Ирина Гутник белән зумба-фитнес, «Парни / егетлер» кавер-төркеме һәм брейк-данс төркеме чыгышы.

Хедлайнер – эстрада җырчысы, музыкант һәм автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин. Бәйрәм Gallyamoff_3 диджееннан дискотека белән тәмамланачак.