Бирегә эш эзләүче яки эш урынын алыштырырга теләүче кешеләрне чакыралар
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге питрәчлеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра.
Эш эзләүчеләр предприятиеләрдә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, эшкә урнашу буенча ярдәм ала, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшләшә ала.
Вакансияләр ярминкәсе 17 апрельдә 10 сәгатьтә Питрәч авылы, Советская урамы, 7 йорт («Кинокадр»кинотеатры бинасы) адресы буенча узачак.