Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә «хәләл» стандартларына туры килә торган глэмпинг барлыкка киләчәк

Бу хакта район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Сабитов хәбәр итте.

Питрәчтә "Минем ранчо" исемле глэмпинг төзү планлаштырыла.

Җәлеп ителәчәк инвестицияләр күләме 190 млн сум тәшкил итә, 47 эш урыны булдырылачак.

Глэмпингның төп юнәлеше - ял итү хезмәтләре күрсәтү, "хәләл" стандартлары буенча сәламәт яшәү рәвеше буенча чаралар үткәрү. Биредә ел әйләнәсендә төрле сыешлы каркас йортларда яшәү һәм төрле актив ял: балык тоту, көймәдә һәм сап-бордта йөрү каралачак.

23 йорт, мунча комплексы, пляж зонасын төзекләндерү һәм территорияне яшелләндерү планлаштырыла.

Сабитов сүзләренчә, бүгенге көндә рөхсәт ителгән җир кишәрлегеннән файдалану төрен үзгәртү процедурасы бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса