Питрәчтә зур күләмдә наркотик матдәләр саткан мәскәүлене хөкем иткәннәр
Җәмгыять

Питрәчтә зур күләмдә наркотик матдәләр саткан мәскәүлене хөкем иткәннәр

Ир-атны 10 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Питрәч район суды аеруча зур күләмдә наркотик матдәләр сатуда гаепле дип табылган мәскәүлегә хөкем карары чыгарды.

Җинаятьче оешкан төркем составында эш иткән, анда ул наркотик яшерүче ролен үтәгән. 2025 елның августында ир-ат Зеленоград янындагы урманда яшерен урыннан өч төргәккә тутырылган 3 килограммга якын наркотик матдә алган.

Гаепләнүче наркотикларны автомобиль багажнигындагы субвуфер корпусында яшергән һәм алга таба сату өчен Пермьгә юл тоткан. Әмма аны Питрәч районында М-7 «Волга» трассасының 858 нче чакрымында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре документларны тикшерү өчен туктата. Тикшерү барышында наркотиклар табыла һәм тартып алына.

Гаепләнүче тулысынча гаебен таныды. Суд аның элегрәк шундый ук җинаять өчен хөкем ителүен исәпкә алды, бу аеруча куркыныч рецидив турында сөйли.

Суд хөкем ителүчегә махсус режимлы төзәтү колониясендә 10 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.