Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтән ирле-хатынлы Шәрәфиевлар мәхәббәт өчен чикләр булмавын исбатлый

Алар икесе дә тумыштан инвалид

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Мәхәббәт – ул могҗиза, диләр. Гөлнур һәм Раил Шәрәфиевлар гаиләсендә бу могҗизаны үз күзләрең белән күреп була. Алар икесе дә тумыштан инвалид: гаилә башлыгы коляскада йөри, ә хатынның сул кулы һәм аягы начар хәрәкәтләнә. Әмма аларның тарихы чикләүләр турында түгел, ә чиксез мөмкинлекләр турында. Чөнки, очрашкач, пар бер-берсен табып кына калмаган, ә ныклы гаилә корган һәм балалар тәрбияли.

Алар 2017 елның язында танышканнар. Елны гына түгел, төгәл көнне дә хәтерлиләр – 21 март. Очрашу Яшел Үзәндә тернәкләндерү үзәгендә була. Бирегә Гөлнур Саба районыннан, ә Раил Питрәч районыннан килә.

– Мин аны ашханәгә кергәндә күрдем. Шунда ук гашыйк булдым, – дип искә ала ир-ат.

Ул, вакытны сарыф итмичә, номерын кәгазьгә язып куя да официант аркылы Гөлнурга бирә. Гөлнур, беренче уйфикерләре «Нинди чибәр егет. Кызганыч, коляскада...» кебек каршылыклы булса да, смсхәбәр белән Раилгә җавап бирергә була. Кыз, аралашуны башларга кирәкме-юкмы икән дип уйлана, ләкин хисләр өстенлек ала. Бер-берсе белән якыннанрак танышкач, шикшөбһәләр юкка чыга.

– Ул мине кайгыртучанлыгы һәм игътибарлылыгы белән җәлеп итте, – ди Гөлнур.

Раил романтик булып чыга. Кызны гаҗәпләндерер өчен, ул дустыннан санаторийга Гөлнур өчен зур чәчәк бәйләме алып килүен сорый. Раил сөенеченә, ял тәмамлангач та аралашу өзелми. Ярты ел буе ул Гөлнурга кунакка йөри. Бу вакытта аны һәрвакыт сеңлесе Миләүшә озата бара.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Мин алар арасында хисләренең тууына шаһит булдым, – дип сөйли Миләүшә. – Без абый белән Гөлнурны сөендерер өчен бүләкләр сайлый идек. Аның өчен бөтен гаиләбез белән бик шатбыз. Ул хатыны белән бик бәхетле: киленебез яхшы кеше, өйләрендә һәрвакыт ризык әзер, тәртип, балалар да караулы. Ә абый минем өчен – таяныч. Ни генә булса да, мин һәрвакыт аңа шалтыратам. Ул һәрвакыт яклаячак, ярдәм итәчәк һәм киңәш бирәчәк, – дип билгеләп үтә ул.

Булачак ир белән хатынның хисләре һәр очрашу саен ныгый, һәм шул ук елның көзендә пар өйләнешә. Декабрьдә Гөлнур белән Раилнең ел бергә гомер итүләренә сигез ел була.

Яшь гаилә ир-атның әти-әнисе белән бергә яши, алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Шул ук вакытта яшь әни һәм әти, сәламәтлекләре чикләнгән булуга карамастан, барысын да үзләре башкара – балалар белән уйныйлар, дәресләр хәзерләргә булышалар, хуҗалык эшләрен алып баралар.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Без алар бергә булсын өчен бөтен көчебезне куйдык. Улыбыз һаман: «Әни, аның белән булырга телим», – дип кабатлый иде. Аның үз кешесен табып, гаилә коруына шатланабыз, – ди Резеда Мәхмүт кызы.

Бүген Шәрәфиевләр гаиләсендә ике бала үсә. Олы кызлары Сабинага җиде яшь, ул инде беренче сыйныф укучысы. Кечесе Раниска – дүрт яшь, ул күптән түгел Гөлнур эшкә урнашкан «Кояшкай» балалар бакчасына йөри.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Олысы инде барысын да аңлый: әтисенең – аяклары, әнисенең кулы авыртканын белә. Һәм безгә ярдәм итә, – ди ул горурланып. – Кечесе, кечкенә булса да, шулай ук булышырга гына тора: әгәр әтисе коляска белән кайдадыр батып калса, арттан этеп җибәрергә тырыша. Әлбәттә, алар безнең тормышыбызны бәхетле итә. Бу безнең яшәвебезнең төп мәгънәсе.

Гөлнур балалар тәрбияләүгә дә, актив җәмәгать тормышына да вакыт таба. Ул «Кайгырту» үзәгендәге сәламәтлекләре үзенчәлекле булган кешеләрне берләштергән «Сердәш» иҗат коллективында җырлый. Атнага бер тапкыр алар социаль педагоглар белән репетицияләргә җыелалар, ә аннары төрле мәйданчыкларда чыгыш ясыйлар. «Без бергә» фестивалендә ансамбль ике ел рәттән гранпри яулый.

– Бу минем кебек кешеләр белән аралашу мөмкинлеге, – дип аңлата Гөлнур. – Без очрашабыз, хәлләр белешәбез, яңалыклар белән уртаклашабыз. Безгә, сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләргә, мондый тере аралашу еш кына җитми. Ә монда дуслар да күбәя, тормыш та байый.

Иҗат сәхнә белән генә чикләнми. Өйдә Гөлнур бик теләп бәйләү белән дә шөгыльләнә.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Үзем өйрәндем, – ди ул елмаеп. – Бәйләгәндә, мин үз дөньямда яшим, беркемне дә ишетмим һәм күрмим, бары тик үз уй-фикерләрем һәм бизәкләр.

Ир-ат, хатыны кебек үк, иртә тора – чөнки аның расписаниесендә мөһим һәм үзгәрешсез пункт бар: кызын мәктәпкә озатырга, ә дәрестән соң каршы алырга кирәк.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Әмма мондый гади бурыч та көндәлек кыенлыклар белән бәйле. Раил инвалид коляскасында йөри.

– Бөтен җирдә дә керү мөмкинлеге юк, – дип уртаклаша ул. – Еш кына машина юлына чыгарга туры килә. Узып баручылардан этеп җибәрергә яки биек урыннардан үтәргә ярдәм итүләрен сорыйм. Пандуслар җитми. Кышын, юллар чистартылмаса, өйдә утырам, беркая да чыга алмыйм. Трактор юлны чистартса, балалар белән йөри, кибеткә барып кайта алам, – ди Раил. – Коляска да иске инде, яңасын көтәбез, ләкин аны ТСР буенча әле ике елдан соң гына бирергә тиешләр (редакция искәрмәсе: ТСР – реабилитацияләүнең техник чараларыннан файдалану сроклары). Яңа коляска алырга ярдәм итә алачак иганәче табылса, мин бәхетле булыр идем, бу безнең тормышыбызны шактый җиңеләйтер иде.

Барлык киртәләргә карамастан, алар өчен иң мөһиме – мәхәббәт, үзара аңлашу һәм сәламәт балалар. Ләкин әле тормышка ашмаган зур хыяллары да бар.

– Без социаль наем буенча фатирга чират көтәбез, – ди Гөлнур. – Үзебезнең торакны сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән ирле-хатынлы буларак яшь гаилә кебек аласыбыз килә.

Гаиләгә коляска алырга яисә башка төрле ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә телефон: 8 (908)343-34-83 (Гөлнур).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса