Питрәчтән Захаровлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр
Җәмгыять

Питрәчтән Захаровлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр

Алар 55 ел бергә гомер итәләр

Питрәчтән ирле-хатынлы Нина Николаевна һәм Владимир Александрович Захаровлар зөбәрҗәт туйларын – 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алар гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, бер-берсенә терәк булып тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар, балалары, оныклары һәм танышлары өчен үрнәк булып торалар.

Ирле-хатынлы Захаровларның тормыш, хезмәт юллары бик бай. Алар гомер буе Питрәч районында яшәп, шунда хезмәт куйганнар, бөтен күңел җылыларын туган җирләренә багышлаганнар.

Нина Николаевна безнең редакциядә технолог булып эшләде, эшенә җаваплы караучы, игелекле, ярдәмчел кеше, хезмәттәшләребезне дә аның белән иң җылы истәлекләр бәйли.

Владимир Александрович үз гомерен районның авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, “Сельхозтехника”да баш инженер булып эшләгән, җитештерү базасын ныгытуга һәм тармакны техник яктан яңартуга зур өлеш керткән.

Бергәләп ике искиткеч бала үстергәннәр, дүрт онык һәм ике оныкчыкның уңышларына сөенеп яшиләр.