Питрәч дружиначыларына тәүлекнең караңгы вакытында йөрү өчен фонарьлар тапшырдылар
5 марттан республикада җәяүлеләрнең тәүлекнең караңгы вакытында юл аша чыкканда фонарь куллануларын популярлаштыру буенча чаралар уза.
Автоинспекторлар фонарьларны безнең районда да тараталар. Шулай итеп, халык дружиначыларының кизү торуы барышында дүрт кеше юлда, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында йөрү өчен куркынычсызлык, уяулык турында искәртүче фонарьлар алды. Район газетасы редакциясе хезмәткәрләренең берсе Нурия Камалетдинова сүзләренә караганда, аңа мондый бүләк бик кирәк булачак: "Мин Олан Илендә яшим, кайвакыт өйгә соң кайтырга туры килә, шуңа күрә бу минем өчен бик яхшы җайланма".
Чаралар 18 мартта төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа