Питрәч льготниклары соцпакет алу хокукын кире кайтара алалар
Социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар соцпакетка кире кайта алалар.
Моның өчен алдан язылу буенча күп функцияле үзәккә, пенсия фондына яки Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа