Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашаповның халык бәйрәме - Сабан туе белән котлавы
Кадерле питрәчлеләр һәм район кунаклары!
Сезне халык бәйрәме - Сабан туе белән чын күңелдән котлыйм, ул язгы кыр эшләре тәмамлануны символлаштыра! Бу бәйрәм туган җирнең матурлыгын, тормыш символы - икмәкнең мәңгелек кыйммәтен данлый.
Ел саен питрәчлеләр Сабантуйны күңелле итеп бәйрәм итә. Анда иң яхшы биючеләр, җырчылар чыгышын да карарга, шулай ук ат чабышлары һәм мәйданда батырларның бил алышларын күзәтергә була. Ул татар халкының милли үзенчәлеген һәм рухын саклаучы гына түгел, ә халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуга да хезмәт итә. Сабантуйны бөтен халык үз итә, шуңа да ул хезмәт һәм дуслык бәйрәменә әверелде.
Бу бәйрәм барыбызны да яңа игелекле эшләргә һәм гамәлләргә рухландырсын. Күтәренке кәеф, күңел көрлеге һәм оптимизм сезгә яраткан районыбыз хакына хезмәт казанышлары өчен яңа көч бирсен! Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим!
Илһам Кашапов,
Питрәч муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа