Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч район үзәк хастаханәсе табибы: "Кешеләрнең сәламәтлеге - иң мөһиме"

Исламгали Мөхәммәтшин - районның хөрмәтле табибларының берсе. Үзенең казанышлары өчен ул “Татарстанның атказанган табибы” дигән югары исем алган.

- 1970 елда Шәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, дуслар киңәше белән мин табиб булырга карар иттем. Медицина белеме алырмын һәм кешеләргә ярдәм итәрмен дип уйладым, - ди Питрәч район үзәк хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Исламгали Габдулла улы. - Институтны тәмамлагач, җиде елдан соң Питрәчкә кайттым һәм табиб-невролог булып эшли башладым. 1978 елда район хастаханәсендә неврология бүлеге ачылды. Шуннан бирле менә инде 42 ел мин бу бүлек мөдире булып хезмәт куям.
Беренче вакытта минем остазларым Роза Вәлиәхмәтова, Хәйдәр Землиханов, Владимир Сысоров иде.
Хәзер тәҗрибәле, универсаль табиб Александр Курмышев белән бергә эшлибез, бер-беребезгә булышабыз. Башкача булмый. Әлбәттә, үзем дә яшь хезмәттәшләрем өчен остаз булып торам, - дип билгеләп үтә Исламгали Габдулла улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса