Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы егете куян фермасы төзергә тели

Безнең район фермеры «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»ннән бизнес-уенда катнашып призлы урын алды.

«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Яшь фермер» халыкара бизнес-уен үткәрде. Шәле авылында яшәүче Рафис Мифтиев «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару тәҗрибәсе булган яшьләр» номинациясендә 2 нче урын алды. Ул үзенең шәхси хуҗалыгында йорт куяннары үрчетү белән шөгыльләнә.
- Балачактан куяннар үрчетәсем һәм үземнең кечкенә генә фермамны булдырасым килде, - дип сөйли ул. - Хәзер акрынлап үз хыялымны тормышка ашырам.
Рафис үз хуҗалыгын үстерү һәм киңәйтүне планлаштыра. Фермер куян фермасы төзергә тели – моның өчен җире дә бар инде, ә иң мөһиме теләге зур.
«Яшь фермер» конкурсы яшь аграрийларны бизнес күнекмәләренә өйрәтә һәм аларга үз проектларын инвесторларга күрсәтергә мөмкинлек бирә. Региональ этап җиңүчеләре конкурсның Бөтенроссия турында катнаша. Рафис моңа әзер һәм бернигә дә карамастан, үз хыялын тормышка ашырырга омтыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса