Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы Олан Иле авылында апидомик төзегәннәр

Бу нинди мини-бина һәм ул нәрсә өчен кирәк, безнең материалда укыгыз.

Олан Иле авылы читендә карник токымлы алты умарта оясы барлыкка килде, хәзер аларны унөчкә кадәр арттырганнар. Янәшәдә генә апидомик төзегәннәр.

Умарталык үзе бер ел элек барлыкка килгән. Аны районның ике крестьян (фермер) хуҗалыгы төзегән.

Бал кортларына карата мәхәббәт безнең мәнфәгатьләребезне берләштерде. Ярдәмчеләребез белән бергә умарта кортларын карыйбыз, бергәләп бал җыябыз. Продукция сатырга түгел, гаилә, дуслар һәм туганнар өчен генә. Умартачылык безнең хоббига әверелде, - дип билгеләп үтә Марат Вәлиуллин.

Бу сезонда алар ике тапкыр бал аертканнар инде. Тик бирегә бал алырга гына түгел, апидомикта, кортлар янында кунак булу өчен дә киләләр. Алар һәркайда. Бина янында 6 умарта бар, тирә-юньдә бал кортлары оча, әмма алар өскә күтәрелмиләр, шуңа да өйгә керергә комачауламыйлар. Бина эчендә гади, әмма уңайлы интерьер. Кечкенә генә тәрәзә аша саф һава һәм кояш нурлары үтеп керә. Тәрәзә кырыенда телефонны, су шешәсен, күзлекне куярга мөмкин булсын өчен кечкенә өстәл куелган. Бина кырыйлары буенча 2 агач ятак тора, ә алар астында сетка артында бал кортлары урнаша. Бөҗәкләр өстендә якынча 1-1,5 сәгать яталар һәм йоклыйлар. Апитерапия 10 көн уза. Бу процедура организмга зур файда китерә дип санала.

Аста дулкыннар гәүдәне күтәрә кебек, бал кортларының безелдәве дә яхшы сизелә. Бу гади процедура организмны яңарта, нервларны тынычландыра, йокы яхшыра, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Айрат Дәүләтшин.

Апидомик кечкенә һәм күзгә ташланмый. Аның эчендә нинди гадәти булмаган әйберләр булуын беренче карашка аңлап та булмый. Ул тулысынча агачтан ясалган, Татарстан флагы төсенә буялган.

Әлегә районда 2 апидомик кына бар, икенчесе Шәле авылында урнашкан. Тагын 5 умартачы мондый корылма төзү турында уйлана", - ди аквакультура һәм умартачылык буенча белгеч Павел Егоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса