Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында алкоголь куллану арткан

Узган ел белән чагыштырганда, һәркайда үсеш күзәтелә.

Агымдагы елның 5 аенда район халкына 25,5 мең декалитр алкогольле продукция сатылган. Сыра һәм сыра эчемлекләре - 51,1 мең декалитр. 

Бер кеше тарафыннан барлыгы 15,5 литр күләмендә алкоголь кулланыла, шуның 5,2 литры – куәтле алкогольле эчемлекләр.

Статистика, бер яктан, борчу тудыра, чөнки куллану күләме арта бара. Икенче яктан - халык суррогат продукциясенә караганда легаль, сыйфатлы алкогольгә өстенлек бирә, - дип билгеләп үтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Марина Егорова.

Әле 2013-2016 елларда ук шәхси хуҗалыклардан самогон, спиртлы сыеклыклар сату очраклары да ачыкланды. Бүген бу – сирәк очрак. 2015 елда район территориясендә 30дан артык законсыз сату очрагы ачыкланды, ә 2020 елда бер генә очрак та булмады. Әмма бу елның 5 аенда 2 очрак теркәлде. Шулай ук яраклылык срогы чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты ачыкланды. Эшмәкәрләр алкогольле продукция сату күләмнәре турында мәгълүматлар бирү тәртибен бозалар. Ковид-19ны таратмауга юнәлдерелгән кагыйдәләр дә үтәлми. Барлыгы 10 хокук бозу очрагы ачыкланды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре халык белән төрле форматтагы очрашулар үткәрә, аларга законнардагы үзгәрешләр аңлатыла, конкрет мисалларда низаглы хәлләрне хәл итү вариантлары карала. Алкоголь сату өлкәсендә хокук бозулар турында «Халык контроле» порталына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса