Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында балалар бакчалары төзеләчәк, ял итү урыны яңартылачак

Региональ проектлар кысаларында районда социаль объектлар һәм автомобиль юллары төзү планлаштырыла. Кайбер эшләр 2020 елдан бирле актив алып барыла.

2021 елда өч илкүләм проект гамәлгә ашырылачак.

Бездә «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» юнәлешләре буенча илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Региональ проектлар Питрәч районында РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указын гамәлгә ашыру максатларында эшләнде.
«Демография» илкүләм проекты составындагы «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» региональ проектын тормышка ашыру мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыруга юнәлдерелгән. Программа буенча Көек авылында 220 урынлы һәм Богородск авылында 120 урынга балалар бакчалары төзеләчәк. Әлеге объектлар буенча бүген проект һәм экспертиза бар, акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта төзелеш башлау өчен территория әзерләнә.
«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» проекты заманча шәһәр мохитен үстерүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында район үзәгендә балалар шәһәрчеге төзекләндереләчәк. Узган елның җәендә халык белән очрашу һәм проект буенча фикер алышу булды. 6000 квадрат метрдан артык мәйданда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлы ял зоналары барлыкка киләчәк. Биредә тротуарлар төзү, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, массакүләм чаралар үткәрү өчен амфитеатр төзү каралган.
«Юл челтәре» төбәк программасы ярдәмендә районда биш юл төзү һәм реконструкцияләү буенча юл эшләре башкарылачак. Болар - Казан - Шәмәрдән (16+200 - 21+977 км) юллары киселеше, М-7 «Волга» - Колай – Питрәч (1+600 - 2+100 км, 6+019 - 8+000 км) юлы киселешен реконструкцияләү, Питрәч - Чыты - Янсуар автоюлын капиталь ремонтлау (5+000 - 12+000 км) һәм Күн авылына керү юлы төзү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса