Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында дүрт балалар мәйданчыгында уен җиһазларын монтажлау башланды

Алар Көек, Званка, Олан Иле һәм Иске Шигали авылларында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча төзелә.

Питрәч районында дүрт балалар мәйданчыгында уен җиһазларын монтажлау башланды.

Барлык дүрт балалар мәйданчыгына да җиһазлар кайтарылды. Званка авылында җиһазларны монтажлау башланды. Көек һәм Олан Иле авылларында монтаж эшләре тәмамланган диярлек. Иске Шигалида җир эшләре бара, уен җиһазлары да бу авылга кайтарылды», — дип уртаклашты башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Район әлеге төр эшләрне «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында финанслый. Муниципалитетның өлеше 800 мең сум тәшкил иткән.

Тагын бер балалар мәйданчыгы Колай авылында барлыкка килде. Район матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, депутат ярдәме белән узган атнада «Кыңгыраучык» балалар бакчасында уен мәйданчыгы төзекләндерелде, уен элементлары: комлык, асылмалы таганнар һ.б. урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса