Питрәч районында дүрт торак пункт язгы ташуга эләгергә мөмкин
Бу - Питрәч, Раевка, Кибәч һәм Әлбәден авыллары.
Язгы ташу вакыты елга, буа, сулыклар янында яшәүчеләр өчен аеруча да мәшәкать һәм проблемалар тудыра. Бу чорда су басу куркынычы янаган авыл җирлекләре башлыкларына тынычлык бетә. Безнең районда Янсуар, Күн, Кибәч авыл җирлекләренең берничә авылы су басу куркынычы зонасында тора.
Кар елгага китсен өчен юлны бульдозер белән чистартабыз, - дип билгеләп үтте Кибәч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Раимов. – Ел саен бездә 14 йорт су басу зонасына эләгә (аларның бер өлешендә җәен бакчачылар гына яши), әмма су, гадәттә, хуҗалык корылмаларына кадәр генә үтеп керә. Әгәр дә йортларга үтеп керсә, подвалларны гына су баса. Без барысын да күзәтеп, контрольдә тотабыз. Шулай да, каты салкыннар булмас, дип өметләнәбез, шул чакта күп су булмаячак.
Язгы ташу торышын Янсуар авыл җирлегендә дә даими тикшереп торалар. Авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов әйтүенчә, өч авыл – Талкыш, Тегермән Тавы һәм Раевка аерым контрольдә. Анда кешеләр әз, шуңа күрә алар белән даими элемтәдә торабыз.
Ә менә Күн авыл җирлегендә хәзер бөтен игътибар Мишәгә юнәлтелгән.
Әгәр ул күтәрелсә, су басарга бик мөмкин, шуңа күрә аңа зур игътибар бирәбез, - диде җирлек башлыгы Рифгать Баһауов. – Узган ел елга су басу билгесенә кадәр җитәргә өч метр калды. Мишә елгасы якын урнашу сәбәпле, безнең җирлектә су басу куркынычы зур булган урыннар – Әлбәден авылы, Күн авылындагы буа һәм наратлыкка якын урнашкан йортлар. Әлегә хәл кискен түгел, төннәрен салкын, әмма барыбер барысын да контрольдә тотабыз.
- Су интенсив рәвештә март ахырына, апрель башына күтәрелер дип көтелә, - дип билгеләп үтә Питрәч янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Александр Ильин. - Көн саен авыл җирлекләре башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, язгы су басу куркынычы булган участокларга мониторинг алып баралар, Мишә һәм Куба елгалары буенда су дәрәҗәсе тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа