Питрәч районында Перчков урамындагы өч йорт капиталь ремонтланачак
Без нинди эшләр планлаштырылганын белдек.
Район үзәгенең Перчков урамы буенча 3 һәм 5 нче йортларда төзелеш җайланмалары урнаштырылган. Тиздән бу урамдагы 1 нче йортта да зур эшкә керешәчәкләр. Түбәне ремонтлаудан башлаячаклар. Хәзер түбәләр металлосайдингтан ясалган, һәм алар мансардлы, ягъни биредә торак фатирлар бар. Шуңа күрә төзүчеләргә кыен булачак. Проектлаучылар металлосайдингны йомшак түбәгә алыштырырга карар иттеләр.
Шулай ук фасадны ремонтлау да көтелә. Су үткәрми торган катлам яңартылачак, керү ишекләре һәм тәрәзәләр алыштырылачак.
Хәзер монда кергәндә каралган дивар күзгә ташлана, аны да читләтеп узмаячаклар. Штукатурлы стеналарны яңартачаклар һәм буйыячаклар.
5 нче йортта яшәүчеләр түземсезлек белән яңарыш көтә. Бина 30 елга якын вакыт эчендә ремонтланмаган, диләр.
Әлбәттә көтәбез, ничек көтмәскә. Фасадның матур булуын телибез. Түбәне ясаячаклар, штукатурлаячаклар, диделәр. Әмма без канализация торбаларын алыштыруларын теләр идек, - дип билгеләп үтә Наталья Сорокина һәм Елизавета Мышева.
Идарәче компания директоры Юрий Свиридов, суүткәргеч һәм канализация ремонтка кертелмәгән, дип ачыклык кертте. Бу эшләр планга кертеләчәк, әмма быел түгел, диде.
Капиталь ремонт республика программасы буенча алып барылачак.
Питрәч районында быел республика программасы буенча биш авылда - Пановка, Иске Шигали, Питрәч, Колай һәм Ленино-Кокушкино авылларында 18 йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Ул начар хәлдә булган йортларда тормышка ашырыла. Программа алдагы елларда да гамәлдә булачак, ул 2043 елга кадәр исәпләнгән, - дип сөйләде төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенең әйдәп баручы белгече Данис Таҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа