Питрәч районында яшәүчене мошенниклыкта гаеплиләр
Ир-ат Интернетта паспорт сатып алган һәм аңа кредит рәсмиләштергән.
Питрәч районында яшәүче 45 яшьлек ир мошенниклыкта гаепләнә. Полицейскийлар ир-атның Интернетта чит исемгә паспорт сатып алуы һәм аңа 100 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерүен ачыклаганнар. Җинаятьче акчаны үз ихтыяҗларына тоткан.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, кулга алынучыга карата чик кую чарасы сайланган»,- дип хәбәр итәләр Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа