Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында язгы яшелләндерү башланды

Урман хуҗалыгында зур эшләр старт алды. Шуларның иң мөһиме - яңа агачлар утырту һәм янгыннардан саклау.

Питрәч урманнары 14000 гектарга якын мәйданны колачлый, алар белән 5 урман мастеры шөгыльләнә. Агачларның 70 проценты ылыслы, калганнары яфраклы.

Урман мастерлары көче белән Шәле һәм Кызыл Яшьләр торак пунктлары янында 20 гектарда чыршы, нарат һәм карагай утыртылды. Бу елның язына дәүләт биреме буенча 12,6 гектарда үсентеләр утырту һәм 11 гектарда өстәмә утырту планлаштырыла. Төп эшләр Ленино-Кокушкино, Күн һәм Шәле авыл җирлекләрендә узачак.

Питомникта ел саен 500-600 мең төрле токымдагы агач үсентесе үстерәбез. Алар белән безнең районны гына түгел, күрше районнарны да тәэмин итәбез, - ди Питрәч урманчылыгының участок урманчысы Булат Галимуллин.

Җиңү көненә багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Чыты һәм Кибәк Иле авылларында үсентеләр утыртыла башлады. Беренчесендә - 1000 данә, икенчесендә – 300 данә.
Яз җитү белән урманнарда янгын куркынычы туа. Шул уңайдан барлык торак пунктларда да урманчылык хезмәткәрләре агитация эшләре алып бардылар. Җир кишәрлекләре урман массивлары янында булган кешеләргә аеруча игътибар бирелде. Иң куркыныч участокларда, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, дүрт гектар мәйданда үлән һәм чүп-чар яндырылды. 59 километрда янгынга каршы яңа минераль полосалар үткәрелде һәм 89 километрда булганнарын яңарттылар. 5,8 километрда урман юлларын чистарттылар.
Күптән түгел генә урман хуҗалыгына УАЗ базасында махсус машина тапшырдылар. Заманча техника дүрт кешелек экипаж белән зур булмаган янгыннарны сүндерү өчен барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган.

Зур бәла-казалар булдырмау өчен халык мөһим  кагыйдәләр турында истә тотарга тиеш. Коры үләнне яндыру, учак ягу, урман, урман посадкалары янында чүп-чар яндыру тыела. Кагыйдәләрне бозган өчен 5 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф, хәтта җинаять җаваплылыгына кадәр җәза каралган. Безнең яктан тәүлек буе кизү тору һәм патруль эше оештырылган, - дип ассызыклады Булат Галимуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса