Питрәч районында зур семинар узды
Терлекчелек өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләр каралды
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров һәм безнең район башлыгы Илһам Кашапов катнашты.
Татар Тау Иле авылында Питрәч, Арча, Балтач, Теләче һәм Биектау районнары аграрийлары һәм фермерлары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда әлеге районнарның башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Ачык һавадагы эшлекле очрашуның төп темасы - алдынгы технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру.
Семинар барышында терлек азыгы әзерләү, таналарны алты айга кадәр үстерү технологияләре, сөт терлекләрен үрчетүнең нәтиҗәле программалары, шулай ук цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә ахырында «Ак Барс Питрәч» авыл хуҗалыгы оешмасы күргәзмәсен карадылар, анда башка районнардагы хезмәттәшләренә яңа җиһазлар, азык сортлары һәм башкалар тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа