Сүз "Ленино-Кокушкино" музее турында бара.
«Ленино-Күкушкино» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы Татарстанның Милли музеена кушылачак. ТР Хөкүмәтенең учреждениене үзгәртеп кору турындагы карарын ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Хокукый мәгълүмат сайтында бастырылган документ нигезендә, «Ленино-Кукушкино» музей-тыюлыгын ТР Милли музеена кушуны ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдим итте.
Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә эштән азат ителгән хезмәткәрләргә 60 көнгә РФ Хезмәт кодексы нигезендә гарантияләр һәм компенсацияләр биреләчәк.