Аның авырлыгы 99,8 килограмм тәшкил итә.
"Сугышчыга бүләк" акциясе кысаларында Питрәч районныннан Украинага Россия хәрбиләренә беренче гуманитар ярдәм җибәрделәр. Район халкы азык-төлек, кием-салым алып килде. Йөкнең авырлыгы - 100 килограммга якын. Анда төрле ярмалар, макарон, тушенка, печенье, кәнфит, сок, көнбагыш мае, чәй, токмач бар. Шулай ук 21 бинт һәм 6 стириль салфетка җибәрелде.
Төргәкләнгән тартмаларда: «Район хатын-кызлары Советы», «Совет офицерлары Союзы» дип язылган.
