Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч яшьләре депутат һәм Татарстан «Яшь гвардия»се җитәкчесе Динар Бариев белән фикер уртаклашты

Активистлар кунакка яшьләр мохитенә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен үз идеяләрен һәм инициативаларын җиткерделәр. Очрашуда яшьләр үзәге хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.

Күп кенә тәкъдимнәрне Яшьләр үзәге хезмәткәрләре күтәреп чыга. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки алар бу өлкәдә эшлиләр һәм башкаларга караганда яшьләрне нәрсә кызыксындыруы турында яхшырак беләләр. Белгеч Илнара Фәхриева матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләсенә кагылды. Ул коворкинг-зона булдырырга тәкъдим итте. Бу буш урын, анда һәркем үз эшләре белән шөгыльләнә, ял итә, аралаша, кызыксынулар буенча берләшмәләр булдыра. Бина интерьеры, нигездә, йомшак кәнәфиләрдән, китап киштәләреннән, уңайлы өстәлләрдән тора. Биредә Интернетка чыгу өчен бер-ике ноутбук та бар.

Яшьләрне ачыклык, инновацияләр, заманча технологияләр белән җәлеп итү мөһим. Коворкинг-зонада клуб берләшмәләре төзергә, ял итәргә, вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрергә мөмкин, - дип ачыклык кертте Илнара. Шулай ук ул битбокс һәм диджеинг кебек юнәлешләрне үстерү яклы.

Шуның белән бергә брейк-данс, скейтбординг, паркур кебек спорт секцияләре ачу турында да фикер алыштылар. Җирле мәктәп директоры Ирина Шаронова фикеренчә, дәресләр үткәрү урыны «Детство» паркы яки мәктәп яны территориясе булырга мөмкин. Граффити дәресләре - җирле яшьләрне дә кызыксындыра торган урам рәсем сәнгате, дип саный катнашучылар.
Шундый тәкъдимнәр белән беррәттән активистлар районның рухи-тарихи мирасына да кагылды. Эш шунда: Черемышевода 18 гасырда төзелгән борынгы ташландык чиркәү бар. Инициативалы яшьләр аны реставрацияләү өчен мөмкинлекләр табарга тели. Алар бу чиркәү турында мини-фильм ясарга, шул рәвешле проблемага игътибар җәлеп итәргә планлаштыралар.
Әңгәмә ахырында Динар Бариев күп кенә идеяләрнең тормышка ашыру мөмкинлеге булуын ассызыклады. Алар «бердәмроссиялеләр»нең махсус программасы нигезе була ала. Спикер шулай ук татарстанлыларның уңышлы чыгыш ясаулары һәм ярдәм алулары өчен грант бәйгеләре турында да искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса