Питрәчле Татьяна Александровна Беляева кәгазь салфеткалардан матур чәчәкләр ясарга ярата
Җәмгыять

Питрәчле Татьяна Александровна Беляева кәгазь салфеткалардан матур чәчәкләр ясарга ярата

Өлкән яшьтә күпләрне гадәти активлык дәрәҗәсен сизелерлек киметә торган авырулар борчый.

Йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән өлкәннәр үз вакытларын өй дә үткәрергә мәҗбүр. Ә пассив, яңа кичерешләргә бай булмаган тормыш мөстәкыйльлелекне югалтуга китерә.
Моңа каршы торырга махсус мөхит тудырып тәнне ныгыту һәм баш миенә күнегүләр ясау, көндәлек шөгыльләр булдыру булыша.
Питрәч муниципаль районы «Кайгырту " халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, яраткан эш белән шөгельләнүче өлкәннәр белән аралашканда аеруча канәгатьлек хисе кичерә.
Шуларның берсе социаль ярдәмгә мохтаҗ – Питрәч авылында яшәүче Татьяна Александровна Беляева: кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясарга ярата һәм бу эштә аңа социаль хезмәткәре Халатова Е. В. ярдәм итә.
Пенсионер ханым скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Әле ул шашка уйнарга ярата һәм ел саен инвалидлар спартакиадасында катнашып призлы урыннар ала.
Бүлек тарафыннан үткәрелә торган бер генә чара да Татьяна Александровнасыз узмый.