Питрәчлегә балигъ булмаган кызны көчләгән өчен җинаять җаваплылыгы яный
Элегрәк ул хөкем ителгән булган инде.
Питрәч районында яшәүче 21 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Кыз Лаешта үзенең 24 яшьлек танышында кунакта булган, аның янына кунакка 21 яшьлек егет килә. Бервакыт исерек кунак яшүсмергә һөҗүм итә һәм аны көчли, дип күрсәтмә бирде 15 яшьлек кыз.
Хәзер "16 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә керү" маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа