Питрәчлеләр дә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүдә катнаша ала
Җәмгыять

Питрәчлеләр дә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүдә катнаша ала

Тавыш бирү http://100brand.ru/ сайтында уза.

(Питрәч, 3 март, «Питрәч-информ»)  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм матбугат хезмәтләре белән эшләү бүлеге хәбәр иткәнчә, 1-31 мартта ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза. Тавыш бирүнең беренче этабында 57 җиңүче сайлап алынды. Алар арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрлеге һәм башка брендлар бар.
    Татарстанлылар тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны (һәр районга – берәр) билгеләячәк. Гражданнар алдында Татарстандагы барлык районнарның тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерә торган оешма һәм предприятиеләрнең иң-иңнәрен ачыклау бурычы тора.

ТИ

 


100 ел