Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр легендар Бородино сугышы урынында булдылар

Иске Шигали авылының Форпост отряды әгъзаларына Мәскәү өлкәсендә легендар Бородино сугышы урынында урнашкан “Бородино 2019” хәрби-тарихи лагеренда булу бәхете елмайды. Егетләр һәм кызлар кыр шартларында, зур палаткаларда яшәгәннәр. Көндез алар махсус дәресләрдә булганнар, ә кич белән мәдәни программа караганнар.

Укучылар бу лагерьны иркен тормышка күнеккән кешеләр өчен түгел, дип билгеләп үтә. Хәрби-тарихи лагерьда күп нәрсәгә өйрәнергә була. Егетләр һәм кызлар белән махсус бүлекчәләрнең хәрби инструкторлары шөгыльләнгән, аларны корал белән идарә итү алымнарына өйрәткәннәр. Озатып баручы төркем сыйфатында ике ана - Наталья Селящева һәм Ләйсән Шаһиәхмәтова барган.
Биредә Питрәч егетләре һәм кызлары чын сугыш шартларына якын булган шөгыль төре - пейнтбол узганнар, аның барышында аларга яралыларны коткарып калу йөкләмәсе бирелгән. Катнашучылар бу көнне бик яхшы йөгергәннәр һәм атканнар. Икенче пункт - биеклек булган, анда алар төеннәр бәйләргә өйрәнгәннәр һәм тауга менү әзерлеге узганнар. Егетләр һәм кызлар төрле торышта бауга тотынып чокырлар һәм агачлар аркылы чыкканнар. Әмма бу барысы да түгел. Физик әзерлектән тыш, ике атна дәвамында форпостчылар 1812 елгы Ватан сугышы һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнгәннәр. Алар музейларда, монастырьларда һәм чын Император сараенда булганнар.
- Без Бородино кырында урнаштырылган һәйкәлләр буенча экскурсиягә йөрдек. Форпостчылар музей квесты уздылар, аның барышында күп кенә яңа исемнәр белделәр. Шулай ук безгә 1812 елгы Ватан сугышында сугышны реконструкцияләүдә катнашучылар булу да насыйп булды, анда безнең балалар пехота, кавалерия һәм артиллерия булдылар. Алар чын-чынлап пушкалардан аттылар, ә соңыннан аларны хәтта дары белән майладылар. Әмма укучылар өчен каршылыклар полосасы чын сынау булды. Аны узганда аларның аяк астына гранаталар ыргыттылар. Чын хәрби шартлар. Визитка һәркемгә аеруча ошады, без анда Татарстан көнкүрешен һәм мәдәниятен күрсәттек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең отряд безнең төбәктән бердәнбер иде. Шулай ук анда Денис Никифоров, Вячеслав Воробьев кебек танылган кешеләр белән очрашулар узды. Без "Бородино 2019" лагерында булу мөмкинлеге өчен район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлебез, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Ләйсән Шаһиәхмәтова.
Питрәч егетләре һәм кызлары ярышларда призлы урыннар алганнар, егетләр мини-футбол буенча лидерлар арасында икенче булганнар, ә кызлар - пионербол буенча дүртенче. Шулай ук алар регби буенча ярышларда, көч күнегүләре буенча челленджта актив катнашканнар. Лагерьда булган вакытта балалар көчлерәк һәм батыррак булганнар. Һәр кич саен бөтен лагерь кичке күнегүләр ясау өчен җыелган.
Традицион армия кыйммәтләренә нигезләнгән мондый гадәти булмаган кыр шартлары малайлар һәм кызларга уңай сыйфатлар тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Уникаль тарихи урын, кызыклы дәресләр, профессиональ инструкторлар, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге, фирма кием стиле, яңа дуслар, болар барысы да лагерьда булуны позитив, мавыктыргыч һәм бөтенләй онытылмый торган вакыйга итә.
Егетләр һәм кызлар ныклык һәм түземлек өчен таныклыклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса