Питрәчлеләр мәктәп укучыларына түләүләр ала
- Укучы балага 10 мең сум кайчан түләячәкләр? – бу турыда Яңа Шигали авылыннан икенче сыйныф укучысының әнисе сорады.
Акчаны ай башыннан күчерә башладылар инде. Шуны искәртеп узабыз, бу акча 1 сентябрьдән дә соңга калмыйча 6 яшь тулучыларга һәм 2 июльгә кадәр 18 яшь тулмаганнарга түләнергә тиеш. Мәктәп программасы буенча укучы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр (18-23 яшь) шулай ук бу исемлектә.
Гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк. Акча түләү гариза бирүче күрсәткән счетка күчерү юлы белән башкарыла. Бу саклык кенәгәсе яки банк картасы булырга мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә сораштыру уздырдык һәм Питрәч районы ата-аналарына баланы мәктәпкә әзерләү өчен акча күчерделәрме, дигән сорау бирдек. Респондентларның 90 проценты диярлек «Әйе» дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа