Питрәчлеләргә ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгеләрен тапшырдылар
Республиканың бер гасырлык юбилее хөрмәтенә
Питрәч районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен «Спектр» ҖЧҖ төзелеш предприятиесе директоры Андрей Ярославцев, «Кощак инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ генераль директоры Фидаил Шәяхмәтов, «АРС-групп» ҖЧҖ баш инженеры Рамил Сираев, «УК-Питрәч» ҖЧҖ директоры Энсар Сафьянов «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесенә лаек булдылар.
Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа