Питрәчлеләрне эссе һәм кояшлы яллар көтә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә
Якын көннәрдә Татарстан территориясендә явым-төшемсез эссе һава торышы саклана. 26-28 августта көндез һава температурасы +29 дан +34 градуска кадәр, төнлә +10 нан +15 градуска кадәр, республиканың көнбатыш районнарында +19 градуска кадәр булачак.
Кызу коры һава торышының сәбәбе – аз хәрәкәтле антициклон. Тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 7-8 градуска артып китә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Республиканың кайбер районнарында атмосфера корылыгы, шулай ук урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы күзәтелә.
Татарстанда киләсе атна башында да эссе һава торышы сакланыр дип көтелә. Шулай итеп, 29 августта көндез һава температурасы +29 дан +34 градуска кадәр булачак. 30 августта көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа